Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Бит(3-9):

ЕГЕРМЕНЧЕ МӘКТҮП

(Иртәнге һәм ахшам намазларыннан соң кабатланучы, бик күп файдасы булучы, сахих бер риваять буенча Исме Әгъзам дәрәҗәсен йөртүче шушы тәүхид җөмләсенең унбер сүзе бар. Һәрбер сүзендә берәр сөенеч һәм шатлык, һәм берәр югары мәртәбәле Тәүхид-е Рубубият, һәм Исме Әгъзам ноктасында Аллаһы Тәгаләнең Берлеге һәм һәр яклап Камиллеге бардыр. Бу бөек һәм югары хакыйкатьләрне тулырак аңлатуны башка Сүзләргә тәкъдим итеп, хәзергә кыскача нәтиҗәләр рәвешендә “Ике Макам”, бер “Кереш сүз” белән аңа эчтәлек ясарбыз. )

КЕРЕШ СҮЗ

Катгый бел ки: Яратылышның иң югары максаты, һәм кеше табигатенең иң бөек нәтиҗәсе – “Аллаһка карата Иман”дыр. Һәм кешелекнең иң югары дәрәҗәсе Иман эчендәге “Мәгърифәтуллаһ”тыр. Җеннәрнең һәм  кешеләрнең иң якты сәгадәте (бәхете) һәм иң татлы нигъмәте, шул Мәгърифәтуллаһ эчендәге “Мәхәббәтуллаһ”тыр.


 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi